Бал маскарад – “Яңа ел безгә килә!”

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

31 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Яңа ел безгә килә!” дип исемләнгән бал маскарад уздырдылар. Кичәне тантаналы рәвештә мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрделәр. Традиция буенча сүз авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. бирелде. Кышның төп тылсымчылары - Кыш бабай белән Кар кызы,  кунакларны  бәйрәм белән котладылар.  Алар бәйрәм дәвамында катнашучылар белән күңел ачтылар. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International