Яңа ел бәйрәме

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел! Безгә ничә яшь булуга карамастан, бу искиткеч бәйрәмнең якынлашуы безне гаҗәеп, тылсымлы нәрсә турында уйланырга этәрә, безне бераз борчулы һәм шатлыклы итә. Балалар бәйрәмне аеруча түземсезлек белән көтәләр. Алар чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай, Кар кызы, күңел ачу һәм каникулларны көтә!

28 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында  1-6 сыйныф укучылары өчен “Яңа ел могҗизасы” - дип исемләнгән Яңа ел чарасы үткәрелде. Укучылар өчен тамаша белән Килдебәк һәм Туктар авыл китапханәчеләре, шулай ук укучыларның ата-аналары чыгыш ясады.

Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабай һәм Кар кызының биремнәрен үтәделәр һәм моның өчен алар бүләкләр алдылар. Кыш бабай укучыларны  Яңа ел белән котлады! Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International