Яңа ел бәйрәме

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

24 декабрь көнне Туктар авылы клубында «Тамчы» Туктар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел бәйрәме узды. Чара барышында балалар төрле уеннар уйнадылар, әкият геройлары белән бергә Кыш Бабайга өрле концерт номерлары күрсәттеләр. Ә Кыш Бабай балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады, шулай ук бүләкләр таратты һәм балаларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады. Ә залда утыручы әти-әниләр алкышлар белән балаларны көч биреп тордылар. Шулай итеп, чара күңелле һәм истә калырлык булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International