Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


11 декабрь 18 сәгатьтән  12 декабрь 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

 

– төнлә һәм иртә белән көчле кар; аерым районнарда салкын яңгыр;

 

- төнлә һәм иртән 17-22 метрга кадәр көньяктан көчле җил; көндез 15-18 метрга кадәр.

 

– төнлә һәм иртән 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күз күреме белән буран ;

 

- урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Архив фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International