Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә
метеорологик күренешләр комплексы турында кисәтү
Якындагы 1-3 сәгатьтә, 11 декабрь көндез һәм кич, 2022 елның 12 декабре төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк диаметрлы боз катламнары барлыкка килер дип көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.