Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 10 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән кергән:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

10 декабрь 18 сәгатьтән  11 декабрь 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

- кар, юеш кар, урыны белән көчле; аерым районнарда салкын яңгыр;

- 17-22 м/с кадәр көчле көньяк җил;

- 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күз күреме белән буран ;

- бозлавык;

- юлларда кар көртлекләре, көчле бозлавык көтелә.

 

Теләсә-нинди бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International