Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән керде:
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17 ноябрь 18 сәгатьтән 18 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. (2022 ел)
2022 елның 17 ноябрь кичендә, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- көчле кар;
- 1000 метрга кадәр күз күреме начарлану белән буран;
- 18 м/с га кадәр көчле Көнчыгыш җиле;
- юлларда кар көртләре барлыкка килү, бозлавык көтелә.
Теләсә-нинди бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Мәгълүмат чыганагы: https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4884282