2022 нче елның 13 ноябрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт ярышының финалы булып узды. Әлеге ярышта Саба районыннан, Казан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров, Удмуртия һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогы финалының җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Садыйков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)
3 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Бурһанов Эмиль (Казан шәһәре)
3 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Хвостиков Дмитрий (Казан шәһәре)
2 урын – Попцов Алексей (Киров шәһәре)
3 урын – Прохоров Спартак (Чебоксар шәһәре)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!