Килдебәк авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 8 ноябрендә Саба муниципаль районының Килдебәк авылы авыл Советы бинасында Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашу үткәрде.

Очрашуда гражданнарның сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару, товарларга экспертиза үткәрү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары турындагы сораулары каралды.

Катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга, төрле низаглы хәлләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук «Халык контроле»системасы эше турында да әйтелде.

Чара ахырында барысына да мәгълүмати брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International