«Гасырларга барачак бәйрәмнәребез, йолаларыбыз» исемле фольклор сәгатье

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу-хәзерге заманның иң мөһим бурычларының берсе.

 Шул уңайдан 3 ноябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Гасырларга барачак бәйрәмнәребез, йолаларыбыз»  исемле фольклор сәгатье үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас  елына багышланган иде. Чара үз халкыңның тарихын белү һәм истә калдыру мөһимлеге турындагы сүз белән башланып китте. Балалар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Алар үз гаиләләрендә, халык бәйрәмнәренең,  традицияләрнең  ничек билгеләп үтелгәнен сөйләделәр. Бергәләп бүгенге көнгә кадәр барып җиткән, халкыбызның бөек зирәклеген саклаган сынамышларны, мәкальләрне, әйтемнәрен  искә төшерделәр. Чара, балаларны татар халкының гореф-гадәтләренең берсе булган «Каурый өмәсе» йоласы белән таныштырып үтү белән дәвам итте. Балаларның барысына да чын каз каурыйлары өләшеп, аларны майлавыч ясау өчен ничек чистартырга, ничек итеп бәйләргә кирәклеге өйрәтелде. Балаларга “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау” мастер-классы бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International