«Әбиләребез җырлары» исемле фольклор кичә

2022 елның 30 октябре, якшәмбе

27 октябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Әбиләребез җырлары» исемле фольклор кичә  үткәрделәр. Чарада катнашучылар гармунда халык җырларын җырладылар. Мәдәният хезмәткәрләре җырларның килеп чыгу тарихын сөйләделәр.

    Аннан соң, чәй табыны артында өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерделәр, тормыш киңәшләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International