Соңгы вакытта безнең районда «сезнең картадан акча күчермәкче, банкоматта акчагызны салдырмакчы,сезнең исемгә кредит рәсмиләштермәкче булалар» дигән сылтау белән алдалау очраклары ешайды. Шушы көннәрдә Саба районында яшәүче аферистларга 1 млн. сумга якын акча күчергән. Төшке аш вакытында аның мобиль телефонына билгесез бер ир-ат шалтыраткан, ул үзен Россия федераль банкы хезмәткәре дип таныштырган һәм аны оператор белән тоташтырачагы турында әйткән, һәм сөйләшү шуның белән өзелгән. Берникадәр вакыттан соң шул ук кеше аның мобиль телефонына Ватсап кушымтасы аша шалтыраткан һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерелгәнен әйткән һәм акчаны счёттан урламасыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан.Ике банкта онлайн-кредитлар рәсмиләштерергә тәкъдим иткән, шуннан соң бу акчаларны терминал аша салдырып аларны өлешләре белән билгеләнгән номерларга күчерергә, һәм шул рәвешле элек рәсмиләштерелгән кредитны капларга тәкъдим иткән. Зыян күрүче шулай эшләгән, алдакчыларның хәйләләренә бирешкән.
Хөрмәтле райондашлар!
Сак булыгыз! Исегездә тотыгыз, беркем дә һәм беркайчан да сезгә шалтыратып сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелгән дип әйтмәячәк. Әгәр шалтыратсалар, белегез,бу аферистлар. Сөйләшүне туктатыгыз да, телефонны сүндерегез. Үз тынычлыгыгыз өчен үзегезнең банкка шалтыратыгыз яки анда шәхсән мөрәҗәгать итегез.