21 октябрьдә «Яшьләргә торак» темасына туры эфир узачак, аның барышында яшь шәһәрлеләр һәм гаиләләр торак сатып алу буенча республикада эшләп килүче программалар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында беләчәкләр.
Тамашачыларга «ДОМ.РФ» АҖ торак проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм торак шартларын яхшырту өчен күчемсез милек бәясенең 30-35% каплауны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы турында сөйләячәкләр. Шулай ук эфир вакытында халык социаль ипотека программасы турында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан белә ала, аның ярдәмендә торакны ташламалы шартларда сатып алып була.