2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия»үткәрә.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга вәкилләр ярдәм итәчәк:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе;
Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе;
Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы;
Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.