95 яшьлек юбилярны котлау.

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Шагиева Асия Галимулла   кызына 2022нче елның 15нче сентябрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов кушылды.

               Шагиева Асия Галимулла кызы 1927 елның 15 сентябрендә  Саба районы Кече Шыңар авылында туа. Асия апа  4 классны укыганнан соң  Олы Шыңар авылына 5 нчегә менә, укып бетерә алмый, сугыш башлана.  Гаиләдә - алты бала, биш кыз,бер малай. “Берәүнең 6 каз бибие дә юк, минем алты балам кала”,- дип елый әтиләре сугышка киткәндә. Бу – 1941 елның август ае була. Шулай итеп авыр сугыш еллары башланып китә. Ашарга юк, чабата сатып алу өчен шәл бәйлиләр, шәл саталар, яки алыштырып алалар.

1942 елдан алып 1945 елга кадәр ел саен пар ат җигеп көзге сукага йөри Асия апа. Бөтен колхоз җирен сукалап чыгалар. 3 ай буе Мичәндә урман кисәләр, каен агачын кисеп, читкә чыгарып 2 метр итеп өеп куялар.     Гаиләдә өлкән бала да булгач бөтен эшкә дә йөртәләр тырыш кызны. 1945 елда Киров өлкәсенә торфка җибәрәләр. Ул вакытта безнең район Чүриле районы дип атала. Бер лагерьда торып эшлиләр, машина торфны шакмаклап чыгара, алар киптерергә тезеп куялар, урнаштыралар. Җиңү хәбәрен дә шушында ишетәләр алар.

     “Үзебезгә ашарга, эчәргә булмаса да тырышып эшләдек,– ди Асия апа, - Мәчеттә җыелып, сарык йоныннан бияләйләр,носкилар бәйләү бар иде, моңсу җырлар җырлап утыра торган идек,”- дип искә ала ул вакытларны ветеран. Колхозда тырышып эшләгәннәрне мактыйлар, ударник булганнарга кызыл флаг кадап куялар. Агитбригада мактап җырлар җырлый.

      Асия апа 1949 елда сугыштан кайткан Вәлиев Ибраһимга кияүгә чыга, 7 ай торгач Уралга, Кизел шәһәренә шахтага чыгып китәләр. Ире – шахтада, үзе – тимер юлда эшли.2 малай, бер кызлары туа. Ләкин кызлары кыска гомерле була, 2 яшьтә үлеп китә. Шуннан соң иренең монда торасы килми, 3 айдан соң Уралдагы йортларын сатып ике бала белән Ташкентка чыгып китәләр. Ташкентта электротехнический заводта  эшли, тагын ике балалары туа. Асия апаның 42 ел эш стажы бар, шуның 7 елы – колхозда.  1994 елда яңадан авылга кайтып яши башлый.Бүгенге көндә кызы Гөлүсә исән – сау, 3 малае инде вафат, 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Олы Шыңар авылында кызы Гөлүсә тәрбиясендә яши.

     “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең  юбилей медальләре бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International