Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты 2022 елның 26 августыннан премиягә документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Премиягә гаризаны муниципаль берәмлекләрнең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары да бирә ала, аларның эшчәнлеге һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылды һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш кертте.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Батурин ур., 7А.
Тәкъдим итү шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm.