2004 елдан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Эколидер» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә, аның максаты әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.
Гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр электрон адреслар буенча кабул ителә:
Anastasia.Merdyukova@tatar.ru -оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар;
Leysan.Sattarova1@tatar.ru -экологик белем бирү, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар;
eco.press@tatar.ru -массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.