Шыңар - бик көчле кешеләр авылы. Алардагы бу сыйфат татарның татарлыгын,көч-куәтен,гайрәтен күрсәткән бәйрәмебез - сабан туйларында аеруча ачык сизелә. Аларны оештыру, уздыру буенча татарлыгыбызны башка якларга караганда озаграк та,ныграк та саклап калган Саба якларында һәр сала аерылып торса да,тарихның аерым бер чорында барыбер Шыңарныкына торучы булмагандыр. Сабан туенда уеннарның да уены, ягъни иң дәрәҗәлесе,билгеле инде, көрәш...Билгә аркалык каешы, нык сүс бау, сөлге салып көрәшү... Авылдагы, якын тирәдәге иң таза, нык, көчле кешене ачыклау, аны милли каһарман югарылыгындагы Батыр итеп тану...Кайбер авылларда кайчагында аны башлап җибәрергә малалайлар табып булмый, ә Шыңарда элегрәк бил алышулар башлануга мәйдан уртасына алтмышлап малай чыгып тезелә торган була. Зурлар көрәше дә шулай: киләләр дә, башта бер тапкыр көрәшеп карыйлар, берәрсен ексаң гына тотышка керәсең. Тотыш дигәннән, монда, сайларга тотышу өчен 4-5 метрлы сөлге яисә бау гына җитми, Шыңар сабантуенда көрәшчеләр шобаганы 30-40 метрлы аркан тотып сала торган булалар. Монда мәйдан тоткан батыр-иң дәрәҗәле шәхес, авылның каһарманы, тирә-якның иң абруйлы кешесе булып санала. Аңа кунакта урынны түрдән бирәләр. Исемен һәрчак зурлап телгә алалар. Менә быел да август аеның матур бер көнендә Шыңар авылыннан чыккан көрәшчеләр бергә җыйналдылар. Өлкәннәр элеккеге вакытларны искә алып, яшь көрәшчеләргә киңәшләрен бирделәр. Безнең Шыңардан гына татарча көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеменә 5, Татарстанның спорт мастеры исеменә 12 кеше лаек булды.