Байлар Сабасында картинг буенча Россия чемпионаты уза

2022 елның 12 августы, җомга

    Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсе көн дәвамында картинг машиналарының гөжләвеннән тынып тормый. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр үз көчләрен сынарга дип җыелдылар. Чемпионат 2022нче елның иң көчле узышларын үз эченә ала. Алар – 59нчы Россия Чемпионаты (5нче этап), Россия беренчелеге (6нчы этап), Россия автомобильчеләр Федерациясе Академиясе (6 этап) узышлары. Ярышта катнашучыларга уңышлар  һәм безнең яклардан бары уңай тәэсирләр белән генә кайтып китсеннәр дигән теләктә калабыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International