Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан “Гаилә” дип аталучы яңа парк төзелешен күпләребез көтеп алды. Биредә әле төзекләндерү эшләре һаман да дәвам итә. Парк территориясендә агачлар утыртылды, спорт белән шөгыльләнү өчен урнаштырылган тренажерлар өчен агачтан янкорма эшләнә. Кичен исә парк территориясендә үзенчәлекле утлар балкышын күзәтергә мөмкин.