Студентлар һәм яшьләрнең традицион концерты

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "өйгә юл" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа  идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлар белән баетылды. Концертны алып баручылар катнашучыларны "кызыл келәм" буенча үткәрделәр, ул җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләр белән тулы сәхнәгә алып барды. Традицион концертта яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары катнашты. Быел талантлы авыл яшьләре арасында дуэт, трио, ансамбль белән җырлаучылар күп булды. Мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр, энергия һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International