Узган атнада Байлар Сабасы районы үзәк китапханәсендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре, ветераннар советы әгъзалары, пенсионерлар белән "Өлкән буынның актив озак яшәве"проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча очрашу булып узды. Проектның төп максаты - мөмкин кадәр күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрне актив эшчәнлеккә тарту һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү. Шулай ук әңгәмә барышында “Актив озак яшәү” проектын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле чаралар оештыру, өлкән буын кешеләре таныша, аралаша, үз-үзләрен тормышка ашыра ала торган мәдәни-ял, иҗади чаралар уздыру турында сүз алып барылды.