«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында узган атнада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды. Шулай ук җыелышта социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны коммуналь хезмәтләргә онлайн - түләү өчен электрон системага тоташтыру мәсьәләсе дә каралды. Дәүләт хезмәтләре порталында эшне аңлату өчен җыелышта «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле Хәбибуллин Данил Марсель улы катнашты. Ул шулай ук мобиль кушымта аша эшләү, коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләгәндә уңайлылык һәм әлеге кушымта мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Социаль хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде. Алга таба социаль хезмәт алучылар арасында мәгълүмати-аңлату эшләрен уздыру өчен сайтта регистрация үтү адымнары күрсәтелгән белешмәлекләр таратты.