Гаилә көне уңаеннан көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләү

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

     Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр. Олы Шыңар авылыннан Мехәммәтовлар бергә 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Гаилә башлыгы Марат Равил улы  мал табибы, Резеда Олы Шыңар урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Мөхетдиновлар гаиләсе бергә 3 малай тәрбияләп үстерделәр, Фәнзир һәм Алия Олы Шыңар урта мәктәбендә эшлиләр. Шәйхетдиновлар гаиләсе Олы Шыңар авылында яши, 3 бала тәрбияләп үстерделәр, Илнар “Туган Як” җәмгыятендә мал табибы, Ләлә иминиятләштерү агенты  булып эшли, Сальмановлар гаиләсе Кече Шыңар авылында яши, 1 бала тәрбияләп үстерделәр, Марсел һәм Гөлнара “Туган Як” җәмгыятендә терлекчелектә эшлиләр. Нигъмәтҗановлар гаиләсе Олы Шыңар авылында яши, 3 бала тәрбияләп үстерделәр, Илнур “Туган Як” җәмгыятендә , Фәридә сатучы  булып эшли,  Барлык гаиләләргә дә иминлек, татулык, гаилә учагын сүндермичә тигез яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International