Олыяз мәдәният йорты табигатьтә кич утыру оештырды

2022 елның 5 июле, сишәмбе

    Олыяз мәдәният йорты тарафыннан милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү максатыннан табигатьтә кичке утыру оештырылды. Чарада катнашучылар күңел ачу һәм күңелле аралашу өчен җыелды. Мондый очрашу гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итте. Чәй янында рәхәтләнеп балачакларын искә төшерделәр, яшь чакта хезмәт көненнән соң утырмаларга килүләре турында сөйләделәр. Һәр авылда үз аулак өйләре булган. Аларда бер-берең белән күрешү, такмаклар җырлау, халык җырын җырлау, күңел ачу өчен җыелганнар. Шулай итеп, бүгенге көндә дә халык хәтерендә яшәгән әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, уеннар туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International