2022 елның 25 июнендә "Саба Арена" спорт комплексында көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. 27 илдән 200дән артык спортчы ир-атлар арасында 11 авырлык категориясендә һәм яшүсмерләр арасында 9 авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәште. Ир-атлар арасында тантаналы чаралар һәм финаллар шул ук көнне кич белән Мингәр авылының традицион ачык мәйданчыгында узды.