Олы Шыңар авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

 12 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2022 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Ниязга бирелде, “Чәчү батыры” исеме  Тимершин Рәискә бирелде,ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмит улы  Шәйхетдинов та катнашты. Сабантуйның абсолют батыры исеменә  Маликов Нияз Нәкыйп улы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International