Җир шарын балаларга бирик!

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн уңаеннан Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җир шарын балаларга бирик!» дип исемләнгән чара оештырды. Балалар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Балаларның җанлы йөзләрен күрү бик күңелле булды, алар бик теләп ярыштылар. Ахырда, әлбәттә, дуслык җиңде. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Соңыннан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International