26 май көнне Саба район балалар иҗат үзәгендә “Серле каләм” иҗат бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Әлеге бәйге Саба районында 2008 елдан башлап үткәрелеп килә. Шушы еллар эчендә, күпме укучы үзенең каләмен чарлаган да, купме укучы үзенең тормышын иҗатка багышлаган...Без әлеге иҗат бәйгесендә Саба төбәгендә яшәүче укучыларның гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач районында яшәүче яшьләрнең дә иҗаты белән танышабыз.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гарифуллин Васил Заһит улы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөдире Галиева Рәсимә Муллаян кызы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Мөбәрәкҗанова Алия Заһир кызы , Татмедиа акционерлык жәмгыяте филиалы “Саба таңнары” газетасы редакциясе җитәкчесе Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге муниципаль бюджет оешмасы директоры Маканов Динар Каршигай улы һәм башкалар катнашты
Быелгы конкурс -2022 ел россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы һәм шулай ук Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланды. Бәйгедә катнашучылар, сәламәт яшәу рәвешен пропагандалаган “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”, Волонтерлык эшен яктырткан “Йөрәктән- Йөрәккә”, ришвәтчелеккә каршы “Намуссыз гамәлләр яхшылыкка илтми” һәм яшүсмерләр тормышын чагылдырган “21 нче гасыр яшьләре” номинацияләрендә көч сынашты.