Бөтенроссия акциясе- “Георгий тасмасы»

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2022 елның 4 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International