2022 нче елның 28 нче апрелендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды (Байлар Сабасы зонасы). Чемпионатта барлыгы 28 команда, ә бу 274тән артык катнашучы.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы; «Сетевая компания» ОАО филиалы Саба электр челтәрләре начальнигы Якупов Рөстәм Шогаеп улы; ЭПУ «Сабагаз» начальнигы Мөхетдинов Ирек Исмәгыйль улы катнашты.
Турнир тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:
Авыл җирлекләре арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты:
Баһавиев Рөстәм Мичән командасы.
Абдуллин Азат Саба командасы.
Мөхәммәтгалиев Ирек Симет командасы.
Бәйрәмов Фәнис Тимершык командасы.
1 урын-Симет;
2 урын-Тимершык;
3 урын – Мичән;
4 урын-Саба.
Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары һәм шәхси эшмәкәрләр арасында Чемпионаты (Байлар Сабасы зонасы).
Тимербаев Рамил РЭС командасы;
Шәйхетдинов Альмир Муниципал командасы;
Нигъмәтҗанов Рfybc-Сабагаз 1 командасы;
Фәтхуллин Айдар мәдәният командасы.
1 урын-Сабагаз 1;
2 урын-РЭС;
3 урын-Муниципал;
4 урын-Мәдәният.
Шулай ук ябылу тантанасында ГТО комплексының алтын билгесе белән бүләкләнделәр:
Шакиров Рафил Шамил улы;
Шәйдуллин Ленар Ирек улы;
Вәлиуллин Илвир Илсур улы.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук иң яхшы уенчылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.