10 һәм 17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча «Идел» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. 10 апрель көнне икенче лигада Вәлиева Зилә җиңүче булды. Бүген 5 лигада безнең тәрбияләнүче Маметов Булат җиңүче булды. Спортчыларны һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!