18-20 март көннәрендә Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча 2010 елгы һәм аннан да яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында XX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары уза. Кичә ярышларны ачу тантанасы булды. Ярышларда Татарстан Республикасының 31 муниципаль районы һәм Россия Федерациясенең 16 регионы катнаша. Барлыгы 229 спортчы катнаша. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты; РФ Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Россия Олимпия Комитеты Вице-президенты Игорь Левитин; Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Сафин Ленар Ринат улы; Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Хәмитов Әмир Мәхмүт улы; Татарстан Республикасы спорт министры Леонов Владимир Александрович; Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы;; Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Сафиуллин Марат Әдип улы; Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы.