Кече Шыңар авыл мәдәният йортында ел саен авыл яшьләре һәм студентлар белән зур концерт программасы оештырылып килә. Һәм менә алар, яшь елларны искә алып, яңадан сәхнә түрендә очрашырга булдылар.7 март көнне «Хәлләр ничек, авылкаем, кайта сиңа балакаң " дип исемләнгән концерт - очрашу булды...». Программа үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән иде. Программада катнашучылар ике сәгатьтән артык үз чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Концерт программасы бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды, анда җыр да, дәртле бию дә, туган як турында шигырьләр дә, көлкеле монологлар да урын алды. Бәйрәм программасын ачып, алып баручылар барысына да игелек, нурлы елмаюлар һәм яхшы кәеф теләделәр. Концерт программасы ахырында «Гел бергә-бергә» дигән финал җыры яңгырады. Чара ахырында район мәдәният йортының өлкән методисты Гөлүсә Шамил кызы Садриева концертта катнашучыларга соклануын белдерде, алга таба очрашулар, иҗади уңышлар теләп, яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерде..