Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 3 этабы

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 6 март көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән,  Чувашия  республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 3 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын –  Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе районы)

        2 урын –  Басиров Алмаз (Казан шәһәре)

        3 урын –Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе районы)

 

 “В” категориясендә:

1 урын –Конышев Алексей  (Киров өлкәсе)

2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

3 урын – Ануфриев Арсений (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 

“С” категориясендә:

1 урын – Тукаев Илһам  (Казан шәһәре)

2 урын – Карымов Әнвәр (Киров өлкәсе)

3 урын – Санин Олег (Казан шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга  уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International