Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 2 мартында Килдебәк авылында  авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары булып узды. 

Уеннар нәтиҗәләре:

ШЛПУМГ-САБАГАЗ 1:10;

ЗВЕЗДА-РОО 1:3;

ГЛАВЫ СП-РЖД  2:4.

 2022 елның 9  мартында Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында чираттагы уеннар узачак. Барлык футбол сөючеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International