Эштә дә , спортта да сынатмыйлар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

    "Спорт белән дус яшибез – гөрләп бара эшебез” дигән девиз- җаваплылыгы чикләнгән "Игенче"  җәмгыятенә бик тә туры килә!

     20 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә узган  чаңгы ярышында  " Игенче" ҖЧҖнән 2 команда :-"Игенче-1", "Игенче-2 " командалары катнашты.Командаларда  төрле тармакта эшләүче , төрле профессия   кешеләре:- җитәкче Алмаз Зөфәрович , мал караучы Хусаенов Ильнар, учетчик  Галиев Салават, ветеринар –фельдшер Хайретдинов Инсаф, төрле эш башкаручы  Зарипова Айзилә, бозау караучылар  Хусаенова Рузия,Мәхмутов Рифнурлар,   сыер савучылар Идиятова Гөлсинә, Сагитова Нурсәнәләр.

    Авыл хуҗалыгы оешмалары буенча узган шәхси -команда ярышында  "Игенче-1" командасы -   l  нче урынга лаек булды.

    Аерым номинацияләрдә:

-Җитәкчеләр арасында : - Алмаз Зөфәрович Зарипов - l  урын

-Хатын- кызлар арасында:- Зарипова Айзилә- ll урын,

Хөсәенова Рузия - lll урын,

-Ир- егетләр арасында:- Галиев Салават  - l урын ,

 Хусаенов Ильнар - lll урын алдылар.

    Чаңгы ярышында катнашу,читтән карап торганда гына җиңел кебек, ә чынлыкта һәр ярыш алдыннан  тренировкалар үткәрергә, күп тир чыгарып тырышырга кирәк.

    Мактаулы урыннар алган, катнашкан хезмәткәрләргә, ныклы сәламәтлек телибез, алдагы ярышларда да уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International