Теләче авылында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча Р. А. Габдрахманов призына Теләче муниципаль районы Беренчелеге

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

29 гыйнвар көнне Теләче авылында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча Р. А. Габдрахманов призына Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.

Ярышларда Теләче, Саба, Арча, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе районнары көрәшчеләре катнашты.

Районыбыз спортчыларынын нәтиҗәләре:
Хәлиуллин Нияз  65кг - 1 урын;

Гарипов Язнур  85кг - 1 урын;

Ибәтуллин Ислам 55кг - 2 урын.

 Спортчыларны һәм аларның тренеры Ермолаев Илдар Хәйрулла улын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International