Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы.

2021 елның 18 декабре, шимбә

2021 елның 16-18 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү, җиңел атлетика, бадминтон һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды.

Аерым алганда, йөзү һәм бадминтон буенча ярышларда Саба муниципаль районы командасы 1 нче урынны яулады.

Шахмат буенча ярышларда безнең команда көмеш призер булды.

3 урын җиңел атлетика буенча.

Спартакиаданың гомуми зачетында Саба муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре 2 нче урынны яуладылар. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International