Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

    2021 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов аша, Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

   Начарлыкларның күп өлеше кешеләр үз хокукларын белмәү һәм аларны ничек яклау турында мәгълүмат бирмәү аркасында килеп чыга. Бу күренешләр белән ничек тә булса көрәшү өчен, федераль статусына ия кулланучылар хокукларын яклау турындагы канун бар. Ул товарларны һәм хезмәтләрне кулланучыларның аларны тәэмин итүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала, шулай ук безнең барыбызның да үзара бәйләнештә булган хокукларның асылын җентекләп ача.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.

    Әгәр сезнең Кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган икән, мөстәкыйль рәвештә эшләргә ашыкмагыз. Закон нечкәлекләрен белмәү уңай нәтиҗә булмауга китерергә мөмкин.Сатучы яки башкаручы белән мәсьәләләрне телдән чишмәгез  һәм исегездә тотыгыз, закон сезнең якта.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International