2021 елның 10-12 декабрендә "Саба-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында XVIII Сәламәтлек авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасының "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Габтерахманов Данис Рәкыйп улы; "бадминтон буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе" ДБУ директоры Ф. Г. Вәлиева» Фомин Павел Евгеньевич; Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы; Татарстан Республикасының бадминтон буенча баш тренеры Назаров Игорь Борисович.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
Авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты:
Хатын-кызлар ялгыз разряд
1 урын-Гайнуллина Алисә (Саба районы);
2 урын-Бәширова Диләрә (Саба районы);
3 урын-Галеева Розалия (Питрәч районы);
Ир-атлар ялгыз разряд
1 урын-Галанов Павел (Саба районы);
2 урын-Исмаилов Хайем (Саба районы);
3 урын-Тихонов Виталий (Питрәч районы).
Команда зачеты
1 урын-Саба районы;
2 урын-Питрәч районы;
3 урын-Мамадыш районы.
Авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты:
Хатын-кызлар ялгыз разряд
1 урын-Галиәхмәтова Регина (Саба районы);
2 урын-Тазеева Валерия (Тәтеш районы);
3 урын-Вәлиуллина Илсина (Алексеевск районы);
Ир-атлар ялгыз разряд
1 урын-Хәмидуллин Әмир (Югары Ослан районы);
2 урын-Мулеев Никита (Аксубай районы);
3 урын-Җәләлов Айнур (Мөслим районы).
Катнаш парлы разряд:
1 урын-Хәйриев Ильяс/Галиәхмәтова Регина (Саба районы);
2 урын-Вәлиуллин Тимур/Вәлиуллина Илсина (Алексеевск районы);
3 урын-Әхмәтҗанов Ранил/Крайнова Анжела (Әлки районы).
Хатын-кызлар парлы разряды:
1 урын-Галиәхмәтова Регина/Галиәхмәтова Римма (Саба районы);
2 урын-Вәлиуллина Ильсина/Черемных Юлия (Алексеевск районы);
3 урын-Григорьева Полина/Хуҗина Фирүзә (Кайбыч районы).
Ир-атлар парлы разряд:
1 урын-Хәйриев Ильяс/Миңнегалиев Илшат (Саба районы);
2 урын-Вәлиуллин Тимур/Черемных Илья (Алексеевск районы);
3 урын-Әхмәтҗанов Ранил/Ваһапов Артур (Әлки районы).
Команда зачеты
1 урын-Алексеевск районы;
2 урын-Саба районы;
3 урын-Әлки районы.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!