Инвалидлар  ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән чара.

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Инвалидлар  ункөнлеге бара. Шул уңайдан 7 декабрь көнне Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәчеләре Олы Шыңар урта мәктәбендә "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби  кафе үткәрделәр. Чара презентация һәм видео белән үрелеп барды.
    2015 елда Омскида казарма җимерелгән вакытта бик күп солдат һәлак булды. Рөстәм Нәбиев та шулар арасында була, ул могҗиза белән генә исән кала..Ике аяксыз калгач, ул үзендә ихтыяр көче таба һәм хәзерге вакытта тулы канлы тормышта яши. Гаиләсе,ике баласы бар.Иң биек  Эльбрус тавына да  үз көче белән күтәрелә. Хәзерге вакытта Instagram челтәрендә үз блогын алып бара. Укучылар Рөстәм Нәбиев турында күбрәк мәгълүмат алдылар һәм аның китаплары белән таныштылар. Мөмкинлекләре чикле булса да батыр йөрәкле кешеләр башкалар өчен дә үрнәк булсын иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International