Бүген Саба районында мини-футбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы старт алды. Ярышларда Татарстан Республикасының 14 муниципаль районыннан командалар катнаша. Уеннар Шәмәрдән һәм Килдебәк авылларындагы спорт залында узачак. Саба районы командасына уңышлар телибез.