2021 нче елның 27 нче ноябрендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Эзмә, Олы Кибәче мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Сабантуй” командасы
2 урын - "Югары Симет гомумбелем бирү мәктәбе” командасы
3 урын – “Эзмә гомумбелем бирү мәктәбе” командасы
Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.