Әхмәдуллиннар гаиләсе “Нечкәбил -2021” республика конкурсында

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 27 ноябрендә Казан шәһәре Ленин мәдәният сараенда  XVI сезон  “Нечкәбил-2021»  республика конкурсы финалы узды. Республиканың 10 муниципаль районыннан һәм башкаладан килгән  11 гаилә кунакларга -бәхетле гаилә, Ана булу, гореф-гадәт йолаларны үзләренең сәхнә чыгышлары аша   ачып бирде. «Нечкәбил» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Нык гаилә»федераль партия проекты кысаларында уза. Конкурста Саба муниципаль районы данын яклап Югары Симет авыл җирлегеннән   Әхмәдуллиннар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады. Илгизәр Роберт улы һәм Ләйсән Гыйльмулла кызы  гаиләсе һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә , үз гаиләләренең тарихын ачык һәм матур итеп тәкъдим иттеләр. Ләйсән Әхмәдуллина икенче урынны алып, «Көмеш Нечкәбил» исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International