“Әнием – кояшым минем” бәйрәм кичәсе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Һәр кешегә иң якын бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Шул уңайдан 28 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Әнием – кояшым минем” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.котлавы белән башланып китте. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җырлары, шигырьләре яңгырады. “Дубая” халык уен кораллары ансамбле дә чыгыш ясады. Ә мәктәптә укучы балалары булган әниләр белән “Татарча сөйләшәбез” дип аталган интеллектуаль уен – тапшыру оештырылды. Уен 3 теманы берләштерде: “Туганнар”, “Җиләк – җимеш”, “Социаль челтәр”. Әниләр үзләренең балалары белән ике төркемдә уйнадылар. Һәр тема буенча катнашучылар 18, 16, 12 сүзне русчадан татарчага тәрҗемә итәргә тиешләр иде. Дөрес җаваплар өчен конфет яки җиләк – җимеш алдылар. Әниләр төркеме җиңү яулады. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Һәр елны Әниләр көненә багышланган чара “Кояш гомере телим” җыры белән тәмамлана иде. Быел да традиция буенча катнашучылар да, тамашачылар да бергәләп шул җырны җырладылар. Бәйрәм кичәсе җылы, файдалы, кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International