Бүген, 27 ноябрь көнне, Әниләр көненә багышланган чара үтте

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Бүген, 27 ноябрь көнне, Саба районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәмне Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан ул Зәкирҗанов ачып җибәрде. 

Татарстан Республикасы "Ана даны" медале белән Нәҗипова Рәсимә Миннәхмәт кызы һәм Филиппова Лилия Рафис кызы бүләкләнде. Шулай ук, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мактау грамотасы белән Вәлиева Илдария Сәлим кызы, Саба муниципаль районы мактау грамотасы белән Галиева Хәмдия Әнәс кызы, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Галиева Тәгзимә Габделгазиз кызы хөрмәтләнде.

"Саба таннары" гәҗите һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе үткәргән конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук, үз бүләкләрен алдылар.

Әниләр көненә багышланган бәйрәмнең бүләге буларак Фирдүс Тямаев концерты куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International