“ПМК” ААҖ   сөт комплексына экскурсия

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе  укучылары  “ПМК” ААҖ  2400 баш сыер малына исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексына экскурсиягә бардылар. 2 савым сыерлары торагы, 1 яшь бозаулар торагы, 1 тудыру торагы бар. Комплекста 1130 сыер һәм 1086 яшь бозау исәпләнә. Маллар өчен тагын 3 торак төзелеп килә. Комплекста барлыгы 27 кеше хезмәт күрсәтә Экскурсияне  сөт комплексы начальнигы Константин Владимирович оештырды. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International