Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нури улы истәлегенә багышланган хоккей турниры

2021 елның 14 ноябре, якшәмбе

2021 елның 13 ноябрендә Кукмара шәһәрендә Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нури улы истәлегенә багышланган хоккей буенча турнир узды.

Турнир кунаклары арасында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Минниханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Рифкать Хәйретдиновның хатыны Асия Булат кызы һәм кызы Ләйсән дә бар иде.

Турнирда 4 команда катнашты. Байлар Сабасының  "Саба" командасы 1 урынны яулады.

Саба муниципаль районының «Саба» хоккей командасын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International