"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе укучылары ярышларда уңышлы чыгыш ясый

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

  “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар. 2021нче  елның 9-13 нче ноябрендә Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Федерация оештырган өстәл теннисы ярышларында 15 команда катнашты. Саба муниципаль районы җыелма командасы составында чыгыш ясаган “САБА-АРЕНА"спорт мәктәбе вәкилләренең хезмәттәшләренә лаеклы конкуренция тудырулары куанычлы. Республика беренчелеге кысаларында безнең мәктәп спортчылары бронза призерлары булдылар. Кызлар командасы составында: Вәлиева Зилә, Шиһапова Камилла, Гайнуллина Алисә, Кәримуллина Илсөяр. Егетләр командасы составында: Заһидуллин Салават, Ибраһимов Мурат, Валимухаметов Гадел, Мөхәммәтҗанов Тәлгать. Иртәгә шәхси, парлы, катнаш разрядларда уеннар башлана. Спортчыларны һәм аларның остазлары Исмаилов Хайём Фарход улын, Исмаилов Фарход Усман улын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International